14 июль көнне Кама Тамагы районының Чаллы авылында авыл бәйрәме уздырылды. Бу көнне 76 лап хуҗалыктан торган кечкенә авыл гөрләп торды: матур бәйрәмгә яше-карты, апа-абыйлар, әби-бабайлар килгән, Казаннан да бик күп кунаклар кайткан. Бәйрәмдә район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин да катнашты.
Авыл халкы Гайнан хәзрәт Насыйров җитәкчелегендә мәчет ишегалдында мәрхүмнәрне искә алып дога кылды, өйлә намазы укыды. Бәйрәм иртәнге сәгать 10 да башланып, кичкә кадәр дәвам итте, бергәләп чәй эчүләр, уеннар, җыр – бию, мөнәҗәтләр уку белән үрелеп барды, дип хәбәр итә район мөхтәсибәте.