13 июльдә Биектау районының Кече Сулабаш авылында "Хаят" мәчете ачылды. Мәчетне ачу тантанасында Биектау районы мәхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин, "Хаят" мәчетенең имам-хатыйбы Ирек-Мостафа хәзрәт Исмәгыйлев, Нагорный бистәсе имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Закиров, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм башкалар катнашты. Иртән үк, мәчетнең рәсми ачылышына кадәр биредә Казан шәһәре казые Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов булып китте.
"Хаят" мәчете бер ел эчендә төзелгән. Ул бик матур урында, алма бакчасы янында урнашкан. Кече Сулабаш авылы халкы үзләрендә мәчет ачылуны күптәннән көткән. Әлеге җирлек танылган дин әһеле казый, тарихчы, галим, имам Габәши Хәсәнгата хәзрәт Мөхәммәт (1863-1936) белән данлыклы булса да авылда мәчет байтактан булмаган.
Мәчет ачылган көнне үк биредә балалар өчен мәселман лагеры эшли башлады. 20 июльдә балаларга Сабантуй бәйрәме үткәреләчәк. Шулай ук Рамазан башланган бу көнне ифтар ашы белән лагерьны ябу күз алдында тотыла.