ТР Диния нәзарәте тоткыннар өчен ифтар үткәрә

16 июль 2012 ел 14:42

19-22 июнь көннәрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең ҖҮФХ белән бәйләнешне координацияләү бүлеге мөдире Айрат Зарипов һәм бүлек белгече Фәрхәт Мәүлетдинов тоткыннар арасында дини-агарту эшләре алып бару максатыннан Әлмәттәге сигезенче төзәтү колониясендә, Түбән Камадагы Дәвалау-төзәтү учреждениясендә һәм дүртенче төзәтү колониясендә, Менделеевскидагы унынчы төзәтү колониясендә булдылар. Алар тоткыннар өчен 3-4 сәгатьлек Ислам дине буенча дәресләр һәм лекцияләр үткәрделәр. Әлеге учрежденияләрнең мәчетләренә, намаз бүлмәләренә  Коръәннең “Казан басмасы”н һәм  «Современные фетвы» китабын бүләк иттеләр.

ҖҮФХ белән бәйләнешне координацияләү бүлеге белгечләре 22 июньнән алып 16 июльгә кадәр исә башка төр оешмаларда уздырылган очрашуларда катнаштылар. “Патриот” яшьләргә патриотик тәрбия бирү үзәгендә хәрби хезмәткә чакырылучыларны озатуда катнаштылар, № 5598 Хәрби частенда контракт нигезендә хезмәт итүчеләр өчен Ислам буенча дәресләр һәм җомга намазын уздырдылар. Шулай ук алар дүрт тапкыр Бехтерев исемендәге Психиатрия хастаханәсенә барып авырулар белән аралаштылар.

Соңгы көннәрдә бүлек тарафыннан төзәтү колонияләренең җитәкчеләре белән Рамазанга багышланган чаралар үткәрү буенча сөйләшүләр алып барыла. 10 июльдән башлап бүлектә  уразага ныклап әзерләнәләр, төзәтү колонияләренә ризыклар алу һәм алып бару белән мәшгульләр.  Рамазан аенда әлеге учрежденияләрдә ифтар үткәрү өчен Диния нәзарәте тарафыннан 50 мең сумнан артык акча бүлеп бирелде.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана