Кайбычта шәкертләргә махсус Сабантуй оештырылды

16 июль 2012 ел 10:23

15 июль көнне Кайбыч районы мәхәлләләрендә җәйге лагерьларга йөреп белем алган балалар өчен районның Сабантуй бәйрәме үтә торган җирендә “Шәкертләр сабан туе” уздырылды.

Быел Кайбыч районы мөхтәсибәтендәге 16 мәхәлләнең тугызында  җәйге мөселман лагерьлары  формасында дини укулар алып барылды. Барлыгы  150 дән артык укучы бала  мәчетләргә йөреп дини белем өстәде. Быел балаларга дәресләрне Казандагы мөселман уку йортларыннан җәйге практика үтәргә килгән шәкертләр алып барды.

“Шәкертләр сабан туе”  кысаларында егетләргә азан әйтү ярышы,  кызларга “Мин мөселманча киенәм” дигән бәйге  оештырылды.  Шулай ук балалар  чүлмәк вату, аркан  тартыш, капчык киеп йөгерү кебек  уеннарда катнашты.  Бәйрәмдә район җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин, төбәк казые Фәһим хәзрәт, Буа мәдрәсәсе директоры Рәшит хәзрәт Маликов,  Апас районы мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт һәм башкалар  катнашты.  Шәкертләр өчен махсус Сабантуй  уздырырга  иганәчеләр: Равил Җәләлиев, Рамил Каюмов, Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин, Рәшит Ярхәмов, Рамил Закиров, шәхси эшмәкәрләр Рамил Гарәфетдинов,  Фәнис Камалиев,  Илфат Гобәев, Гөлия Мотыйгуллина һәм башкалар булышты,  дип хәбәр итә Кайбыч районы мөхтәсибәте.   

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана