12 июльдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти Илдус хәзрәт Фәиз төрле илләрнең ислам динен өйрәнүче белгечләре белән очрашты. Моңа кадәр галимнәр, динне өйрәнүчеләр Төркиядә һәм Украинада булганнар. 20 белгечтән торган делегация чираттагы сәфәрен Татарстанга кылырга булган.
Делегация составында Россия, Украина, Казахстан, Әзербайҗан, Америка һәм Татарстанның өч Ислам белгече бар. Алар мөфти белән очрашу һәм аңар үзләрен кызыксындырган сорауларны юллау мөмкинлеге тууга шатлануларын белдерделәр. Илдус хәзрәт кунакларга республикада дини белем үсеше, алгарышлары, нәзарәтнең республика җитәкчелеге белән үзара мөнәсәбәте, нәзарәт тарафыннан алып барылган яшьләр сәясәте, Татарстандагы динара багланышлар, дин әһелләренең матди ягын кайгырту һәм башкалар турында сөйләде.
Белгечләр Илдус хәзрәттән кайсы дин галимнәренә өстенлек бирүе һәм Татарстан мөфтиятенең Оренбург судының ислам китапларын тыйган карарына карата мөнәсәбәте белән дә кызыксындылар. Илдус хәзрәт галимнәр тарафыннан яңгыраган барлык сорауларга да җентекләп җавап бирде, Ислам турындагы фәнни хезмәтләр республиканың, Россиянең һәм гомумән, дөньяви культураның мөһим бер ягы икәнлеккә басым ясады. Төрле илләрнең белгечләре белән менә шушылай очрашып фикер алышуга шатлануын әйтте.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/4736