“Хәләл” стандартлар комитетына яңа оешмалар мөрәҗәгать итте

12 июль 2012 ел 13:17

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар комитеты белгечләре “хәләл” таныклык алырга теләгән предприятиеләргә барып, алардагы шартларны тикшерделәр.

6 июльдә комитет вәкиле Илгиз Баһаветдинов Чувашиягә барып, ит эшкәртү белән шөгыльләнүче “Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять предприятиесендә, 9 июльдә  Киров шәһәрендәге «Вятская Услада» холдингына караган  кондитер-макарон комбинатында булдылар. Биредә алар конфет җитештерү процессы белән таныштылар.

10 июльдә Советск шәһәрендә шулай ук «Вятская Услада»га караган кондитер фабрикасына бардылар. Моннан тыш  “Хәләл” стандартлар комитеты белгечләре ит җитештерүче «Агро-Оптимум» оешмасы эшчәнлеге белән дә танышырга өлгерделәр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана