Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар комитеты белгечләре “хәләл” таныклык алырга теләгән предприятиеләргә барып, алардагы шартларны тикшерделәр.
6 июльдә комитет вәкиле Илгиз Баһаветдинов Чувашиягә барып, ит эшкәртү белән шөгыльләнүче “Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять предприятиесендә, 9 июльдә Киров шәһәрендәге «Вятская Услада» холдингына караган кондитер-макарон комбинатында булдылар. Биредә алар конфет җитештерү процессы белән таныштылар.
10 июльдә Советск шәһәрендә шулай ук «Вятская Услада»га караган кондитер фабрикасына бардылар. Моннан тыш “Хәләл” стандартлар комитеты белгечләре ит җитештерүче «Агро-Оптимум» оешмасы эшчәнлеге белән дә танышырга өлгерделәр.