Хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Алексеевск районында булдылар

13 июль 2012 ел 12:08

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге республика районнары белән хезмәттәшлеген ныгыта бара. Шул максаттан районнарда үз бүлекчәләрен булдыра. 12 июльдә бүлек җитәкче Гөлнара Садыйкова Алексеевск районында булды.

Биредә бүлек хезмәткәрләре район имам-мөхтәсибе  Рөстәм хәзрәт Вальщиков белән бергә “Забота” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютына, картлар һәм инвалидлар йортына барды. Шулай ук Алексеевск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Николай Чурин белән очраштылар. Очрашу вакытында кунаклар җирлек вәкилләре белән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге белән Алексеевск районы җитәкчелеге арасында үзара хезмәттәшлекне ныгыту, хәйрия чаралары үткәрү турында сөйләште.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана