Мамадыш, Питрәч һәм Чүпрәле районнары дин әһелләренә имам-хатыйблык шәһадәтнамәләре тапшырылды

12 июль 2012 ел 11:22

12 июльдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасында Мамадыш, Питрәч һәм Чүпрәле районнары дин әһелләренә имам-хатыйблык шәһадәтнамәләре бирелде. Авыл муллаларына шәһадәтнамәләрне Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз һәм нәзарәтнең гомуми бүлек мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин тапшырды. Мамадыштан 31, Питрәчтән 11, Чүпрәледән 17 дин әһеле имамлык вазыйфасын раслаучы документка ия булды.

Илдус хәзрәт дин әһелләренә шәһадәтнамәләр тапшырганчы нәзарәтнең эшчәнлеге турында сөйләде һәм кайбер мәсьәләләргә тукталды. Мәчетләрне газ белән тәэмин итүдә туган кыенлыкларның чишелеш табуы турында хәбәр итте. “Газ проблемасын хәл итеп бетерербез, чаралар күреләчәк. Президентка без бу хакта җиткердек, ул булышачагын әйтте”, -диде. Шулай ук мөфти нәзарәтнең Хаҗ программасы ышанычлы булуын, агымдагы елның "Коръән елы" буларак узуын искә төшерде. “Шактый эшләр башкарылып килә. Алга таба да бергәләп эшләргә насыйп итсен”, - диде.

Нәзарәтнең гомуми бүлек мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин сүзләренә караганда шәһадәтнамәләр инде республика районнарының яртысына бирелгән. Мамадыш, Питрәч һәм Чүпрәле районнары дин әһелләренең активлыгын билгеләп узды. “Шунысы да үзенчәлекле бүген шәһадәтнамәләр алганнарның 70-80 проценты мәдрәсәләр тәмамлаган имамнар. Бик күп сандагы мөселман лагерьларын оештырулары да аларның мәхәллә өчен тырышуларын күрсәтә. Гыйлемле муллалар үсешне таләп итәргә омтыла. Шулай ук аларның тәҗрибәле имамнар белән менә шушылай очрашып аралашулары үзенә күрә бер сабак алу булып тора”, - диде ул.

Имам-хатыйбларга "Коръән елы" кысаларында нәзарәт тарафыннан нәшер ителгән Коръәннең “Казан басмасы”, Мөфти Илдус хәзрәт Фәизнең өч дистәгә якын вәгазьләрен үз эченә алган аудиодисклар, “Дин вә мәгыйшәт”, “Умма” газетлары бүләк ителде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана