Биектау үзәк мәчете каршында 4 июльдән балалар өчен җәйге мөселман лагеры оештырылды. Бирегә балалар 14 июльгә кадәр йөри ала. Лагерь сәгать 9.00 дән 15.00 гә кадәр эшли.
Лагерьның көн тәртибендә намаз укырга өйрәнү, кыска сүрәләр ятлау, шулай ук әдәп-әхлак дәресләрен, спорт уеннарын үткәрү, төрле экскурсияләр, файдалы чаралар оештыру каралган.