Мөселман массакүләм мәгълүмат чараларының V “Каләм” конкурсын йомгаклау тантанасы

11 июль 2012 ел 16:41

11 июльдә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте бинасында журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында "Каләм" конкурсының йомгаклау тантанасы үтте. Тантанада Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз, Татарстан Президенты каршындагы дини оешмалар белән хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Марат Гатин, дин әһелләре, журналистлар катнашты.

Дин темасын һәм мөселманнар тормышын яктырткан барлык каләм ияләренә үзләренең иҗади эшләре белән әлеге конкурста  катнашу мөмкинлеге бирелгән иде. Конкурска 2011 елның май аеннан башлап 2012 елның 1 июненә кадәр чыккан, дөнья күргән мәкаләләр, телевидение, радио тапшырулар һәм шулай ук интернет чыганаклардагы язмалар кабул ителде.

Жюри тарафыннан 100 дән артык язма укылды, 20 гә якын теле-радио сюжетлар каралды, тыңланылды һәм барлыгы 17 кешене төрле номинацияләрдә бүләкләргә дигән карар кабул ителде.

Конкурска журналистик материалларын тәкъдим итүчеләр арасында Казан журналистлары гына түгел, район җирлекләрендә эшләүче каләм әһелләре дә булуы сөендерә. Әйтик, Чаллыда, Бөгелмәдә, Актанышта, Әлмәттә, Норлатта һәм башка шәһәрләрдә,  район үзәкләрендә махсус дини басмалар чыгарып киләләр, шулай ук җирлектәге газетларда даими рәвештә махсус сәхифәләр алып баралар. Аларның язмаларыннан мөхтәсибләр, җирлектәге дин әһелләре белән тыгыз элемтәдә торулары күренә. Авыл җирлекләрендә дини тормышны бик матур итеп яктыртып баралар.

Башка төбәкләрдәге редакцияләрдә эшләүчеләр дә конкурс белән кызыксынуларын белдерде.  Әйтик, Башкортстаннан шактый язмалар тупланмасы килеп иреште. 

Дини тематиканы яктырту бик четерекле эш. Аерым бер мәкалә язу бер авыр булса, даими рәвештә төрле газеталарда дини сәхифә алып бару яки дини газета чыгару тагын да зуррак көч таләп итә. Шуңа да карамастан, Аллага шөкер, дин турында ихлас күңелдән, тырышып һәм динебезне пропагандалау максатыннан язучы журналистларыбыз бар. “Каләм” конкурсына килгән язмалар моны ачык күрсәтте.

Мөселман массакүләм мәгълүмат чараларының V “Каләм” конкурсында җиңүчеләр түбәндәге номинацияләрдә билгеләнде:

- “Мөселман журналистикасына керткән хезмәте өчен” – Ләйсирә Фазлыева, “Татарстан-Яңа гасыр” ТРК, “Нәсыйхәт” тапшыруы мөхәррире

- “Мөселманнар турында иң яхшы телевизион сюжет” –

Булат Ишмөхәмәтов, “Эфир”,

Нияз Рахман, “Казань»

- “Иң яхшы Интернет-ресурс”–

Intertat.ru» Татарстан электрон газетасы, директор Булат Сруров,

«Ислам-портал», корреспонденты Данис Гәрәев

- “Мөселманнар турында иң яхшы радиотапшыру –

Райнур Шакиров, “Азатлык” радиосы корреспонденты

- “Дөньяви ММЧда мөселманнар турында иң яхшы язма” –

Римма Гатина, “Татар-информ”,

Әлфия Ганиева, “Молодежь Татарстана»

- “Дини ММЧда мөселманнар турында иң яхшы язма” –

Йосыф Хуҗин, “Нурлы гәҗит” мөхәррире, Актаныш,

Гүзәл Мәкcүтова, “Умма” газетасы мөхәррире

-  “Татарстанның иң яхшы мөселман басмасы”–

“Мөселманнар” газетасы; мөхәррире Рөстәм Хәйруллин (Бөгелмә),

“Дин вә мәгыйшәт” газетасы; мөхәррире Нияз Сабирҗанов (Казан)

 - “Дөньяви ММЧда Ислам турында иң яхшы кушымта” –

“Ирек мәйданы” газетасы; мөхәррире Раиф Усманов

- “Мөселманнар турында иң яхшы телетапшыру”-

“Кыйбла” Чаллы телевидениясе корреспонденты Сәрия Гарипова

-  “Гамәлгә куючыларның махсус номинациясе” –

Алия Җамалиева, “Татар-информ” корреспонденты,

Нәзирә Рахматуллина, “Мәдәни җомга” корреспонденты

Рифат Йосыпов, “Татарстан-Яңа гасыр” ТРК режиссеры

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана