Идел елгасында “Булгария” фаҗигасе корбаннары истәлегенә мемориал ачылды

11 июль 2012 ел 10:06

10 июльдә Идел елгасының Кама Тамагы районы Сөйки авылы янында, нәкъ бер ел элек “Булгария” теплоходы баткан урында фаҗига корбаннары истәлегенә мемориал ачылды.

Бу чарада РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, РФ транспорт министры Максим Соколов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин,ТР мөселманнары Диния нәзарзте рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, һәлак булучыларның туганнары, дин әһелләре, капитан Роман Лизалин җитәкчелегендә “Арабелла” теплоходы коткаручылар экипажы катнашты.

Комплекс хәтер диварыннан һәм үзәк мәйданнан, шулай ук часовня һәм мәчеттән тора. Хәтер диварына баткан теплоход сурәте ясалган һәм һәлак булган 122 кешенең исемнәре язылган.
Мемориал комплексны ачу алдыннан фаҗига корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.


 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана