Краснодар краендагы су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм итү оештырыла

10 июль 2012 ел 11:04

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге Крымcк шәһәрендә һәм Краснодар краенда гадәттән тыш хәлдән зыян күрүчеләргә беренчел кирәк-ярак әйберләр җыюны оештыра. Зыян күрүчеләргә түбәндәгеләр кирәк:

  1. Урын-җир әйберләр
  2. Кечкенәләр һәм олылар өчен киемнәр
  3. Медикаментлар
  4. Подгузниклар

Барлык әйберләрнең дә яңа булуы мәҗбүри.

Әлеге хәйрия акциясе җомга көненә кадәр (13.07.2012) оештырыла, соңыннан җыелган барлык әйберләр дә су басудан аеруча зыян күргән районнарга, бигрәк тә Крымск шәһәренең үзенә озатылачак.

Әлеге изге эштә катнашырга теләгән кешеләр кирәк- яракларны түбәндәге адрес буенча китерә ала: Казан шәһәре, Лобачевский урамы 6/27, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге.

Белешмәләр өчен телефон: 8(843)264-61-58, 8-987-263-98-89

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана