Мөхәммәдзакир ишан Камаловка багышланган “Чистай укулары” узды

10 июль 2012 ел 10:44

2012 елның 8 июлендә республиканың Чистай шәһәрендә нәзарәт тарафыннан игълан ителгән “Коръән елы” кысаларында “Чистай укулары” узды. Чарада район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, төбәк казые Алмаз хәзрәт Шәрифуллин, иганәче Тәлгать Әхмәтҗанов, ТР Дәүләт Советы депутаты Фарид Мифтахов катнаштылар. 
Укуларда Академик, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов “Камалов һәм аның даирәсе”, тарих фәннәре докторы Наил Таиров “Мөхәммәтзакир Камалов һәм татар сәүдәгәрләре”, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Әмирханов “Әмирхановлар белән Камаловларның дин өлкәсендәге эшчәнлеге”, Тарих фәннәре кандидаты Вәлиулла хәзрәт Якупов “Мөхәммәтзакир хәзрәт Камалов – халкыбызның олуг рухи остазларыннан...”, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин “Камалов һәм милләт” исемендәге докладлар тыңланды. ТҖМДНның Голәмәләр шурасы әгъзасы Рәфыйк хәзрәт Насыйров Чистай төбәгендәге татар тарихы белән бәйле изге урыннар турында сөйләде. Бөтен галимнәр Чистай шәһәре турында чыккан китапларда татар факторына аз игътибар бирелә дигән тенденция барлыгын ачынып сөйләделәр.
Шулай ук “Чистай укулары” кысаларында Мөхәммәтзакир Чистави хәзрәт Камаловның каберен зиярат кылу оештырылды. Зиратның үзендә дә күп төзекләндерү эшләре кылынган - керү янында тәһарәтханә кылу өчен махсус киоск формасында бина корылган. Ишан Мөхәммәдзакир хәзрәтләре дәфен ителгән кабере дә тәртипкә китерелгән, янында зиярәткә килүчеләр өчен уңайлы булсын өчен эскәмия урнаштырылган.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана