Мөселман лагерьлары гөрли

09 июль 2012 ел 15:40

Инде берничә ел Алексеевск бистәсе мәчете каршында мөселман балалары өчен лагерь оештырыла. Бу елда лагерь үзенең эшен 6 июльдә башлап җибәрде.

Лагерьның оештыручылары – район хакимияте җитәкчелеге һәм район имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков.

Рөстәм хәзрәт: “Балаларны шулай бергә туплап ял итү һәм гыйлем алу чаралары үткәрү бик күркәм эш. Аларга гыйлем, тәрбия бирү – безнең алдыбыздагы төп бурыч. Өегез дә, машинагыз да булыр, тәрбиясез бала үстерсәгез, бер малыгыз да күзегезгә күренмәс. Ә тәрбияле бала картлык көнгә олы ышаныч. Кечкенәме, зур ярдәме беләнме үз диненә хезмәт иткән мөселман туганнарыбызга рәхмәт, кылган изгелекләрегездән Аллаһы Тәгалә риза булсын”, дип билгеләп үтте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана