Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз "Сәләт" Халыкара яшьләр форумында катнашты

09 июль 2012 ел 12:50

8 июльдә ТР Алексеевски районының Биләр тыюлыгы территориясендә "Сәләт" Халыкара яшьләр форумы үтте. Быел фестиваль 16 нчы тапкыр уздырыла. Башка еллардан аермалы буларак, бу елда “Сәләт” фестивале ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән бергәлектә оештырылды. Форумда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, “Сәләт” проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов, шулай ук Ренат Харис, Разил Вәлиев, Әнвәр Хуҗин һ.б. күренекле шәхесләр, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Яшьләр форумы вәкилләре, танылган фән, мәдәният, сәнгать эшлеклеләре катнашты.

Район, республика, региональ һәм Россия күләмендә предмет олимпиадаларында һәм конкурсларда, смотрларда, фестивальләрдә, фәнни конференцияләрдә катнашучылар, лауреатлар белән бергәлектә, беренче тапкыр 150 алдынгы мөселман яшьләре дә фестивальдә катнашты.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасының II Яшьләр моделе ачылышы булды, анда дөньяның 45 иленнән вәкил катнашты.

Форум кунакларын сәламләгәндә, Рөстәм Миңнеханов киләчәк яшьләр кулында булуын билгеләде, шулай ук ул Татарстанда көчле яшьләр оешмаларының күп булуын әйтте. "Безнең максат - дус-тату яшәүдә, барысы да безнең яшьләрнең бергә булуыннан торачак", - диде Р.Миңнеханов һәм форумның эшендә уңышлар теләде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана