10 июльдә "Булгария" фаҗигасенә бер ел тула

09 июль 2012 ел 13:29

10 июльдә, ягъни "Булгария" фаҗигасенә бер ел тулган көндә, Кама Тамагы районының Сөйки авылы янында теплоходта мәрхүм булганнар истәлегенә мемориал ачылачак. Мемориал комплекста мәчет һәм чиркәү, шулай ук истәлек билгесе урнашкан.

Мәчетне ачу чарасы 10 июльдә сәгать 15.00 дә башлана, дип хәбәр итә Кама Тамагы мөхтәсибәте. Аны ачу чарасында Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизнең, Кама Тамагы мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллинның һәм башка дин әһелләренең катнашуы көтелә.

Татарстан мәчетләрендә исә мөселманнар өйлә намазыннан соң “Булгария” теплоходы фаҗигасендә мәрхүм булганнар рухына дога кылачаклар.  

Белгәнебезчә, ике палубалы "Булгария" теплоходы узган елның 10 июлендә Куйбышев сусаклагычында батты. Теплоход бату сәбәпле 122 кешенең гомере өзелде, 79 кеше исән калды. Батучылар арасында йөкле хатыннар, күпчелеге балалар иде.

Сөйки авылына якын урында, Идел ярында ислам һәм православия дине гыйбадәтханәләре төзелешенә беренче таш үткән ел сентябрь аенда салынган иде.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана