“Чистай укулары” оештырыла

06 июль 2012 ел 16:18

2012 елның 8 июлендә республиканың Чистай шәһәрендә нәзарәт тарафыннан игълан ителгән “Коръән елы” кысаларында “Чистай укулары” оештырыла. Үткәреләсе чарада район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, төбәк казые Алмаз хәзрәт Шәрифуллин, иганәче Тәлгать Әхмәтҗанов катнашуы көтелә.

Академик, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов “Камалов һәм аның даирәсе”, тарих фәннәре докторы Наил Таиров “Мөхәммәтзакир Камалов һәм татар сәүдәгәрләре”, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Әмирханов “Әмирхановлар белән Камаловларның дин өлкәсендәге эшчәнлеге”, Тарих фәннәре кандидаты Вәлиулла хәзрәт Якупов “Мөхәммәтзакир хәзрәт Камалов – халкыбызның олуг рухи остазларыннан...”, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин “Камалов һәм милләт” исемендәге докладлар белән чыгыш ясаячак.

Шулай ук “Чистай укулары” кысаларында шәһәр буенча экскурсия һәм Мөхәммәтзакир Чистави хәзрәт Камаловның каберен зиярат кылу оештырылачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана