ЗАГС идарәсе бәйрәмендә дин әһелләре катнашты

06 июль 2012 ел 11:49

5 июльдә Казан шәһәренең “Никахлашу сарае”нда  “Мәхәббәт һәм  тугрылык” медален тапшыру уңаеннан тантаналы чара үткәрелде. Әлеге тантанада   ТР Министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе, ТР мөселманнары Диния нәзарәте  вәкилләре, медаль тапшырылган парлар һәм аларның якыннары катнашты. Чара 8 июльдә үткәрелә торган “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”нә  багышлап үткәрелде. Әлеге бәйрәм Россиядәге барлык традицион диннәр тарафыннан хуплана һәм аны оештыруда дини чикләүләр юк.

Тантанада Казан шәһәре Кабан арты мәчете имамы Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин  парларны "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" белән котлады.  Хәзрәт үзенең чыгышында Исламда гаиләгә бик зур игътибар бирелүенә басым ясады һәм иманлы булырга, гаиләләр ныклыгын сакларга чакырды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана