Буа мәдрәсәсенә яңа директор билгеләнде

05 июль 2012 ел 10:30

4 июльдә Маликов Рәшит Ильяс улы Буа районы мәдрәсәсенә директор итеп билгеләнде. Әлеге чарада район башлыгы Әбүзәров Рафаэль Хаҗи улы, район имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйбуллов, Президент Аппаратыннан Илнур Илдар улы Гатауллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең  экстремизмга каршы көрәш мәсьәләләре буенча Мөфти киңәшчесе Шәкүров Равил Әнвәр улы, көньяк-көнбатыш төбәге казые Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, шулай ук җирле дин әһелләре катнаштылар. 

Тантаналы рәвештә яңа ректорны тәкъдим итү булды. Киләчәккә планнар, мәдрәсәнең эшчәнлеген активлаштыру юнәлешендә мөһим булып торган мәсьәләләр буенча үзара фикер алыштылар.

Рәшит Ильяс улы Маликов 1986 елда Татарстанның Норлат шәһәрендә туган. Буа районындагы Мулланур Вахитов исемендәге гимназиядә белем ала. 2004 елда – Буа урта мөселман мәдрәсәсен, 2008 елда “Тарих һәм чит тел (гарәп теле)” белгечлеге буенча Татар дәүләт гуманитар-педагогик университетын тәмамлый. 2011 елда ТР Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында аспирантура бетерә.  

«XIX гасыр ахыры –XX гасыр башы Казан губернасында мөселман руханиларының социаль торышы» дип аталган кандидатлык диссертациясе яклый. Бүгенге көндә Россия ислам университетында шәригать факультетында читтән торып укуын дәвам итә.

Хезмәт юлын ТР Министрлар Кабинеты каршындагы дини эшләр Идарәсендә икенче, соңыннан беренче категорияле белгеч буларак башлап җибәрә. 2011 елдан ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәизнең ярдәмчесе булып эшләде. Рәшит Маликов – Татарстандагы, аеруча Буа төбәге мөселманнарының яшәеше һәм ислам тарихы турында дистәләгән мәкаләләр һәм монография авторы.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана