Алексеевск һәм Биектау районы дин әһелләренә шәһадәтнамәләр тапшырылды

05 июль 2012 ел 10:50

5 июльдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасында Алексеевск һәм Биектау районы дин әһелләренә имам-хатыйблык шәһадәтнамәләре тапшырылды. Белгәнебезчә, моңа кадәр республиканың 10лап районы имамнарына шәһадәтнамәләр бирелгән иде, бүген исә Алексеевск районыннан 11 имам-хатыйб, Биектаудан 42 имам-хатыйб шәһадәтнамәле булды.

Шәһадәтнамәләр тапшыру тантанасында Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз имамнарның бүгенге көндәге эшчәнлекләре турында билгеләп үтте, авыл муллаларын борчыган сорауларга җавап бирде. Шулай ук имам-хатыйбларга "Коръән елы" кысаларында нәзарәт тарафыннан нәшер ителгән Коръәннең “Казан басмасы”, Мөфти Илдус хәзрәт Фәизнең 3дистәгә якын вәгазьләрен үз эченә алган аудиодисклар бүләк ителде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана