Югары Ослан лагере дин сабаклары белән генә чикләнми

04 июль 2012 ел 12:50

2 июльдә Югары Ослан районы җәмигъ мәчетендә ел саен үткәрелеп килә торган кыз һәм балалар өчен җәйге мөселман лагере үз эшен башлап җибәрде. Районның имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин хәбәр иткәнчә, лагерьда уку-укыту эшләрен алып баруга Россия ислам университеты шәкертләре һәм районның дин әһелләре җәлеп ителгән. Файдалы дини гыйлем алырга һәм күңелле ял итәргә теләүчеләр саны көннән-көн арта, ди оештыручылар. Гали хәзрәт билгеләп үткәнчә, дин сабакларыннан тыш лагерь программасына төрле бәйгеләр, футбол, волейбол, өстәл теннисы кебек спорт ярышлары үткәрү, Казан шәһәренең тарихи мәчетләренә экскурсияләр оештыру каралган.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана