Мамадыш мөхтәсибәтендә балалар лагереның өченче сменасы башланды

03 июль 2012 ел 14:44

Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев хәбәр иткәнчә, мөхтәсибәттә җәйге мөселман лагерьларының беренче ике сменасы төгәлләнеп, 3 смена башланган. Лагерь 1сеннән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Шәһәрнең “Әхмәт-Ясәви” мәчете каршында оештырылган әлеге лагерьга 10-18 яшьтәге мәктәп укучылары җыелган.

Мәчетнең имамы Нурислам хәзрәт Газизов сүзләренә караганда, лагерьны оештыруга әлеге мәчетнең төзелешенә дә зур өлеш керткән Хәмид Ясәвиевның ярдәме зур булган. Лагерь программасында гарәп телен үзләштерү, намаз уку тәртибе кертелгән. Дәресләрне мәчетнең имамы Нурислам хәзрәт һәм “Мәхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсе шәкерте алып бара. Шулай ук балалар өчен районның ЗАГС бүлегенә һәм “Радуга” икмәк пешерү комбинатына экскурсияләр оештыру каралган.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана