2 июльдә Бөгелмә шәһәренең “Бадр” мәхәлләсендә малайлар өчен җәйге мөселман лагере башланды. Июнь аенда шәһәр һәм авылларда да лагерьлар шактый гына уңышлы оештырылган. Бөгелмә имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин билгеләп үткәнчә, “Бадр” мәхәлләсендәге көндезге лагерь инде 4-5 еллап оештырылып килә, килүчеләр саны да елдан-ел арта. Лагерьга 40тан артык малай килгән, әлеге смена 15 июльдә тәмамланачак һәм 16 июльдә кыз балалар өчен шулай ук ике атналык лагерь оештырылачак.
“Әлеге лагерьның шул ягын билгеләп үтәргә кирәк: оештыруга мәхәллә халкы бик нык ярдәм итә. Кем ипи, кем бәрәңге, кем варенье һ.б. азык-төлекләр алып киләләр. Алга таба да мәхәллә халкы белән бергәләшеп изге гамәлләр оештыруны дәвам итәрбез”, дип билгеләп үтте мөхтәсиб.