9 июльдә Казанның “Әҗем” мәчетендә кыз һәм ир балалар өчен мөселман лагере үз эшен башлап җибәрәчәк. Мәчетнең имам-хатыйбы Сибгатулла хәзрәт Минаҗетдинов хәбәр иткәнчә, уку-укыту эшләрен алып баруга “Ак өмет” пансионаты, Россия ислам университеты, “Зәңгәр” мәчеттән шәкертләр һәм дин әһелләре җәлеп ителгән. Бүгенге көндә 20ләп бала әлеге мәчет каршындагы лагерьда ял итәргә һәм дини гыйлем алырга теләк белдергән. Дини укулардан тыш, Казан шәһәренең тарихи мәчетләренә экскурсияләр оештыру да планда бар, диде Сибгатулла хәзрәт.
“Әҗем” мәчете мөселман балаларын лагерьга чакыра
03 июль 2012 ел 13:54

Соңгы яңалыклар

Мөфтияттә Татарстан мәчетләрен ут белән бизәү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр
17 июнь 2022 ел 11:37

Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башлана
17 июнь 2022 ел 09:28
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы