“Болгар”да мөселман лагере башланды

02 июль 2012 ел 13:40

Бүген, 2 июльдә Казан шәһәренең “Болгар” мәчетендә мөселман балалары өчен җәйге лагерь башланып китте. Әлеге мәчет инде дистә елдан артык мөселман балалары өчен җәйге лагерьлар үткәреп килә. Мәчетнең имамы Марсель хәзрәт Сабиров билгеләп үткәнчә, бу елда лагерьга 7-14 яшьлек кыз һәм ир балалар җыелган, аларның саны 50гә җиткән.  Лагерь дәвамында ислам нигезләрен бирү белән беррәттән, төрле спорт ярышлары, уеннар, экскурсияләр оештыру каралган. Шулай ук балалар өчен махсус Сабантуй бәйрәме оештырылачак. Лагерьларны оештыруга шулай ук шәһәребезнең дини уку йортлары шәкертләре җәлеп ителгән.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана