Бүген, 2 июльдә Казан шәһәренең “Болгар” мәчетендә мөселман балалары өчен җәйге лагерь башланып китте. Әлеге мәчет инде дистә елдан артык мөселман балалары өчен җәйге лагерьлар үткәреп килә. Мәчетнең имамы Марсель хәзрәт Сабиров билгеләп үткәнчә, бу елда лагерьга 7-14 яшьлек кыз һәм ир балалар җыелган, аларның саны 50гә җиткән. Лагерь дәвамында ислам нигезләрен бирү белән беррәттән, төрле спорт ярышлары, уеннар, экскурсияләр оештыру каралган. Шулай ук балалар өчен махсус Сабантуй бәйрәме оештырылачак. Лагерьларны оештыруга шулай ук шәһәребезнең дини уку йортлары шәкертләре җәлеп ителгән.
“Болгар”да мөселман лагере башланды
02 июль 2012 ел 13:40

Соңгы яңалыклар

Мөфти Камил хәзрәт Уфада Ризаэтдин Фәхретдин истәлегенә мемориаль комплекс ачылышында катнашты
26 май 2022 ел 12:24
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы