Голәмәләр Шурасының чираттагы утырышы үтте

02 июль 2012 ел 13:25

2012 елның 2 июлендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасының чираттагы утырышы үтте. Утырышта “Ураза”, “Тәһарәт һәм намаз”, “Гыйбадате исламия”, “Дога кылу һәм теләк теләү үрнәкләре”, “Бәхетлеләрнең серләре” кебек китаплар каралды, аларны басмага әзерләү буенча фикер-тәкъдимнәр җиткерелде. Голәмәләр шурасы “Хәләл” стандарт комитеты мөрәҗәгатенә җавап итеп, комитетка килгән сорауларга җавап бирү өчен эшче төркем булдырды.

Агымдагы елда узачак VIII Казан халыкара мөселман кинофестиваленең жюри составында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр Шурасы да катнашачак. Утырышта фильмнарны сайлау буенча да фикер алышу булды, сайлау барышында игътибар юнәлтергә кирәкле якларны билгеләделәр.

Шулай ук ислам кануннары буенча иминиятләштерү мәсьәләренә дә тукталып үттеләр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана