Марат Низамов мөселман яшьләре белән очрашты

29 июнь 2012 ел 10:56

28 июньдә “Хәләл” стандартлар комитеты рәисе Марат Ренат улы Низамов  һәм комитетның белгече Илгиз Идрис улы Баһаветдинов Мөселман яшьләре фестиваленә җыелган яшьләр белән очрашуда булдылар.

Белгәнебезчә, фестивальгә Россиянең 20 төбәгеннән 100дән артык мөселман яшьләре җыелды. Очрашу барышында фестивальдә катнашучылар, бигрәк тә Россиянең башка төбәкләреннән килгән яшьләр хәләл ризык, хәләл кафеларның санын арттыру кирәклеге турындагы фикерләрен җиткерделәр.  Татарстанның "Хәләл" комитеты вәкилләре яшьләрнең хәләл-индустрияга бәйле барлык сорауларына җавап бирделәр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана