Кол Шәриф мәчетендә шәмаилләр күргәзмәсе ачылды

29 июнь 2012 ел 09:24

28 июньдә Кол Шәриф мәчетендә “Мәңгелек хакыйкатьләргә төшенү юлы буларак каллиграфия” арт-проекты кысаларында Нәҗип Нәккашның “Энҗеләр тезәр чаклар” исеме астындагы шәмаилләр күргәзмәсе ачылды.  

Күргәзмәгә беренче килүчеләр осталыгы Татарстанда гына түгел, ә җөмһүриятебезнең чикләреннән бүтән төбәкләрендә дә таныш булган татар заман каллиграфының иҗаты белән таныша алдылар. Аерым алганда, Кол Шәриф мәчетенең экстерьерын һәм интерьерын бизәү Нәҗип Нәккашның югары профессиональ осталыгы турында үзе үк әйтеп тора.

Рәссам-каллиграф, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккашның әлеге күргәзмәсе “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Ислам мәдәнияте музее һәм “Татар сәнгате һәм мәдәнияте клубы” җәмгыять оешмасы тарафыннан оештырылган.

Күргәзмә сентябрьнең урталарына кадәр барачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана