Кукмара районының Өркеш авылында мөслимәләр өчен лагерь эшли башлый

29 июнь 2012 ел 08:28

Кукмара районының Өркеш авылындагы “Фәниябикә” мәдрәсәсендә дүртенче ел рәттән мөслимәләр өчен лагерьлар үткәрелеп килә. 1 нче июльдән – балалары белән әниләре, 1 нче августтан кызлар һәм хатын-кызлар өчен сменалар эшли башлый. 

Унбиш көн эчендә монда Коръән уку, ислам дине нигезләре буенча дәресләр уза. Лагерьга йөрүчеләр өчен кызыклы кешеләр, журналистлар, юристлар һәм табиблар белән очрашулар да оештырылачак. 
Лагерьда агарту, белем бирү эшчәнлегенә зур урын бирелә. Очрашуларда рухи һәм физик сәламәтлекне саклау, үзеңдә әхлаклылык сыйфатларын тәрбияләү һәм башка темаларга игътибар биреләчәк. Мөслимәләр лагеренда авыл балалары өчен дә дәресләр биреләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

www.tatar-inform.ru

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана