Казан-Уфа юлы өстендә, мосафирларга гыйбадәт кылыр өчен, яңа мәчет ачылды

28 июнь 2012 ел 10:11

27 июньдә Казан-Уфа юлы өстендә, Татарстанның Актаныш районына караган Пучы һәм Әнәк авыллары арасында, ямьле Ык елгасы ярларыннан ерак булмаган урында мосафирларга гыйбадәт кылыр өчен яңа мәчет ачылды. Изге йорт Җәлил бистәсендә туып-үскән "Протон” оешмасы генераль директоры Ренат Нуретдиновның иганә акчасына төзелде.

Мәчетнең ачылу тантанасында Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, казыйлар, мөхтәсибләр, имам-хатыйплар, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең гомуми бүлеге мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин сүзләренә караганда, мосафирларга намаз уку, гыйбадәт кылу өчен уңайлы булган андый мәчетләр Казан- Яр Чаллы юлы буенда (Мамадыш районында) моннан берничә еллар элек салынган. Хәзерге вакытта Казан – Ульян юлы буенда да мондый изге йорт төзелеп килә. Әмма Оренбург ягыннан килүче юлчыларга әлегә андый мөмкинлек тудырылмаган.

www.tatar-islam.com

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана