22 июньдә республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин Урыссу шәһәр тибындагы поселыгының Дан монументы янында узган Бөек ватан сугышы башланган көн - хәтер һәм кайгы көненә багышланган чарада катнашты. Әлеге көн сугыш кырларында ятып калган, тылда ачлыктан һәм ялагачлыктан үлгән ватандашларыбыз турында искә төшерә.
“Ватаныбызны саклаучыларны мәңге хәтеребездә саклыйбыз, аларның батырлыгы безнең һәрберебез өчен дә горурлык булып тора”, диде үзенең чыгышында. Соңыннан Марат хәзрәт Мәрданшин Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар рухына дога кылды һәм ветераннарыбызга сәламәтлек, иман һәм тынычлык теләде.