Көньяк-көнчыгыш төбәге казые укучыларга аттестатлар тапшыруда катнашты

28 июнь 2012 ел 09:51

2012 елның 23 июнендә ТРның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин Урыссу шәһәр тибындагы мәктәбе укучыларына урта гыйлемне тәмамлау турындагы аттестацияләр тапшыру тантанасында катнашты.

Аттестат алучылар арасында мәткәпне медальгә тәмамлаучылар да бар иде, “Фәнис” мәдрәсәсе укучысы Эльвира Кутлиева да шулар арасында. Тантанада мөгаллимнәр һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары да катнашты.

Марат хәзрәт укучыларны әлеге вакыйга белән котлады һәм үзенең теләкләрен җиткерде: “Сез – безнең өмет. Бүген әлеге залда милләтебезнең киләчәк белгечләре, талантлары утыра. Юлыгызда каршылыклар да, зур сынаулар да булыр, шулай да алар сезне куркытмасын, тормыш этабында үтәгә тиешле бер этап буларак кына кабул итегез, сынауларны тиешле дәрәҗәдә үткәннәр генә бәхеткә лаек.”

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана