Сарман лагере балл системасы буенча эшли

27 июнь 2012 ел 15:09

Бүген, ягъни 27 июньдә Сарман районы мөхтәсибәтендә кыз балалар өчен лагерьның III сменасы ачылды. Җәйге мөселман лагереның I сменасы 7дән алып 15 яшькәчә булган Коръән ятлаучылар (хафизлар) әзерләүгә багышланган иде, биредә 50гә якын ир бала ял итеп, дини гыйлем алды, Коръән серләрен үзләштерде. II сменада шулай ук ир балалар ял итте. Аларның саны 80гә җитте. Ир балалар өчен оештырылган сменаларда Коръән уку һәм Азан әйтү буенча бәйгеләр үткәрелгән.

Бүген ачылган кызлар сменасында 100ләп бала җыелган. Лагерь дәвамында балалар төрле викториналарда, спорт ярышларында, интеллектуаль уеннарда катнаша алачак.

Башка районнардан аермалы буларак, Сарман районы мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган җәйге мөселман лагерьлары дәвамында балалар әдәп-әхлак, дәресләрдә үз-үзләрен тотышлары, көндәлек тәртипләр һ.б.лар буенча махсус баллар җыя. Лагерь ахырында махсус ярминкә оештырыла: җыелган балларга төрле уку-язу кирәк-яраклары, китаплар, дисклар ала алачаклар.

Район имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Хаков сүзләренә караганда, бүгенге көндә шулай ук районның Куҗак авылында яңа мәчет төзелә икән, Рамазан ахырына кадәр мәчетнең эчке эшләре бетәр дип өметләнә сарманлылар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана