Ураза 20 июльдә башлана

26 июнь 2012 ел 13:02

25 июнь көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Болгарның “Ак мәчете” резиденциясендә мөхтәсибләр, казыйлар, голәмәләр шурасы әгъзалары, дини уку йортлары җитәкчеләре катнашында пленум утырышы үткәрде.

Җыелышта Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Рамазан аена кагылышлы чыгыш ясады.  “19 июль тәравих намазы укыйбыз, 20 се уразага керәбез, 30 көн ураза тотабыз һәм 19 августта, Алла боерса, Ураза бәйрәме - гает башлана”, - диде ул. Быел  фитыр сәдакасен 50 дән алып 300 сумга кадәр дип, зәкат түләү ким дигәндә 130 000 сумлык байлыгы булганнарга тиешле икәнлекне, билгеләргә тәкъдим итте.

Шулай ук казый 19 июль көнне яңа ай туганын искә төшерде. Бу көнне Кояш 21 сәгать 11  минутта байый һәм беренче тәравих намазы укыла. “Без, казыйлар, беренче тәравих намазын унтугызында сәгатьярым укырга дигән фикердә торабыз. 20 рәкагәть укыла. 20 июльдә 4 сәгать 27 минутта кояш чыга.  Сәхәрне 2 сәгать алдан ашап бетерү тиешле”, - диде Җәлил хәзрәт.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана