Кол Шәриф мәчетендә мөселман яшьләренең VI фестивале ачылды

26 июнь 2012 ел 09:38

Татарстанда 25 июньнән алып 1 июльгә кадәр мөселман яшьләренең алтынчы фестивале уза. Аның тантаналы ачылышы Казанда Кол Шәриф мәчетендә үтте. Ачылышта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борханов, Татарларның федераль милли-мәдәни мөхтәрияты рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәиз, “Идел” яшьләр үзәге, ТР Президентының Дини берләшмәләр белән элемтәләр идарәсе вәкилләре катнашты. 

Рафис Борханов, җыенда катнашучыларны сәламләп, аларны форум узган көннәрдә генә түгел, ел әйләсендә бергәләп эшләргә, бер елдан соң нәтиҗәләр чыгарырга чакырды.
Илдар Гыйльметдинов исә: “Бүген башланган җыен сезнең өчен дә, безнең өчен дә әһәмиятле”, - дип, биредә мөселман яшьләренең бер-берсе белән аралашудан туган фикерләрне урыннарда җиткерүләрен сорады. “Безнең төп бурычыбыз – әхлаклы яшьләрне тәрбияләү. Әлеге эштә төп ярдәмчебез – дин. Дәүләт тә шушы юнәлештә эшләргә кирәклеген аңлый”, - дип, ул форумның ял итү чарасы гына түгеллеген ассызыклап үтте. 
Билгеле булганча, әлеге форум ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни мөхтәрияты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, “Идел” яшьләр үзәге, ТР Президентының Дини берләшмәләр белән элемтәләр идарәсе теләктәшлегендә оештырыла. 
Бүген Илдус хәзрәт Фәизов, фестивальне дәүләт дәрәҗәсендә оештыручыларга рәхмәт белдереп, яшьләргә Мөхәммәд пәйгамбәр сүзләре белән: “Йөрегез, аралашыгыз, сәламәт булырсыз”, - дип мөрәҗәгать итте. Ул фикер алышуларның билгеле бер проектларга алып килү мөмкинлекләре барылыгын да белдерде. 
Әлеге фестивальнең максаты – өммәт эчендәге проблемаларны хәл итү өчен, Россия Федерациясендә яшәүче мөселман яшьләрен берләштерү, алар арасында хезмәттәшлек урнаштыру, күптөрле проектларны тормышка ашыру, мөһим мәсәләләрне хәл итү өчен, үзара эшлекле элемтәләрне җайга салу. Узган елдагы фестивальдә мөселман яшьләренең төбәкара берләшмәсен оештыру – моның ачык мисалы булып тора. Шулай ук бу фестиваль төбәкләрдәге лидерларны ачыкларга ярдәм итә. Алар урыннардагы үз оешмаларын оештырып җибәрә, фестивальгә охшаш чаралар үткәрә. 
Билгеле булганча, мондый фестивальне уздыру идеясе Татар яшьләре көннәрендә барлыкка килгән. Мөселман яшьләре фестивале беренче тапкыр 2007 елда Татар яшьләре көннәре белән берлектә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле аппараты ярдәме белән үткәрелгән. 2008 елдан алып мөстәкыйль оештырыла башлаган фестиваль берничә ел дәвамында Болгар шәһәрендә үткәрелде. Быел аны урыны үткәрү итеп Казаннан 30 км ераклыкта урнашкан “Идел” яшьләр үзәге билгеләнгән. 
Елдан-ел фестивальдә катнашучыларның саны арта бара. Җитмеш кешедән башланган быел 150ләп мөселманны җыяр дип көтелә. Быел җыенга килергә теләп Иркутск, Кемерово, Мәскәү, Новосибирск, Пенза, Самара, Свердловск, Чиләбе өлкәләре, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Чувашия, Удмуртия Республикалары, Түбән Новгород, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Пермь крае, Татарстан районнары мөселманнары заявка биргән. 
Әлеге мөселман яшьләре диспутларда, Россиянең яшь мөселманнарын борчыган актуаль мәсьәләләрне күтәргә “түгәрәк өстәл” утырышларында, лекцияләрдә, семинарларда, бәйгеләрдә һәм Ислам буенча дәресләрдә катнаша алачак. Шулай ук дин әһелләре белән очрашулар, экскурсияләр, фестивальнең көндәлек газетасын чыгару, хәләр ризык, биш тапкыр намаз уку, мөселман фильмнарын күрсәтү каралган. 
Быелгы чараларда Россиянең берничә төбәге мөфтиләре, аерым алганда, Мәскәү шәһәре мөфтие Әлбир Крганов, Пенза өлкәсе мөфтие урынбасары Хәмзә Еникиев, Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар Сафиуллин, Мордовия мөфтие Фәһим Шәфиев белән очрашулар көтелә. Шулай ук фестиваль чараларында Татарстанның дин әһелләре, галимнәр белән төрле темаларга очрашулар оештырылачак. Болар барысы да мөселманнарга үзләрен бердәм өммәт итеп хис итәргә, үзара фикер алышырга, уртак проблемаларны хәл итәргә, үсеш перспективаларын тикшерергә мөмкинлек бирә.

 

чыганак: www.tatar-inform.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана