“Сөләйман” мәчетендә Рамазан аенда күзләре начар күрүчеләр өчен тернәкләндерү курслары оештырыла

26 июнь 2012 ел 09:09

Казандагы “Сөләйман” мәчетендә Рамазан аена әзерлек бара. Рамазан аенда традиция буенча күзләре начар күрүчеләр өчен тернәкләндерү курслары оештырыла. 

Бу юлы курслар ир-атлар өчен тәгаенләнә. Мәскәүдән, Чечен Республикасыннан, Дагыстаннан, Пермь краеннан шәкертләр килүе көтелә. Алар Рамазан ае дәвамында Луи Брайль системасы буенча Изге китапны укырга өйрәнәчәк. Шулай ук шәкертләргә фикх, гакыйдә гыйлемнәре биреләчәк, пәйгамбәр Мөхәммәд с.г.в.нең тарихы укытылачак. 
Уку вакытында Луи Брайль системасы эшләнгән Коръән басмалары, аудио һәм видеокитаплар ярдәмендә алып барылачак. 
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, тренажерлар залында да дәресләр каралган. Алар җирлеккә җайлашырга, кул бармакларының сизүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. 
Дәресләр заманча компьютер сыйныфларында махсус программалар кулланып алып барылачак. Күзләре начар күрүчеләргә электрон почта, интернет һәм социаль челтәрләр белән эшләргә өйрәтәчәкләр, дип хәбәр итә www.info-islam.ru.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана