Коръән елына багышланган сайт - godkorana.ru

22 июнь 2012 ел 13:06

2012 ел Татарстан мөселманнары диния нәзарәте тарафыннан "Коръән елы" дип игълан ителде. Казан шәһәре үзенең басма Коръәне "Казан басмасы" белән дөнья күләмендә мәшһүр. Белгәнебезчә, Татарстанда “Коръән елы” изге китап басыла  башлауга 225 ел тулу уңаеннан уздырыла.

Ел дәвамында нәзарәтнең изге китапка бәйле эшчәнлеген яктыртып бару максатыннан “Татарстанда Коръән елы” дип аталган godkorana.ru сайты барлыкка килде. godkorana.ru сайты мөһим дини төсмер алган ел вакыйгалары белән генә таныштырып калмыйчы, халкыбыз тормышында изге китапның ролен күрсәтергә омтыла. Әлеге сайт беренче нәүбәттә татар телендә ачыла һәм изге китап турындагы мәгълүматларны татарча тәкъдим итүгә өстенлек бирә.

Шулай ук сайтта Коръән тәфсирләре урнаштырылу динебезне пропагандалау, иманлы булырга өндәү булып тора. Озакламый Татарстан мөселманнары диния нәзарәте тарафыннан Коръән елы  кысаларында нәшер ителгән Коръәннең "Казан басмасы" электрон варианты да эленәчәк. Танылган язучы Рабит абый Батулланың да тәфсирләрен биредә электрон вариантта укып булачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана