“Апрель”леләр Сабан туенда җыела

20 июнь 2012 ел 12:59

2012 елның 21 июнендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге Казан шәһәренең “Апрель” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче физик үсешләрендә тайпылыш булган балалар өчен Сабантуй бәйрәме оештыра. Сабантуй бәйрәме Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 100нче номерлы мәктәп территориясендә (Матюшин урамы, 57 йорт) үтәчәк. Сабыйлар өчен оештырыла торган әлеге чараның төп иганәчеләре – ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләп килүче “Хәләл” стандартлары комитеты, “Таймас” суын җитештерүче компания, «Вкуснотеевъ» кондитер фабрикасы,  шулай ук мәктәп дирекциясе һәм хезмәткәрләре дә зур ярдәм күрсәтәләр.

Сабантуйда милли уеннар, ярышлар, концерт тамашасы булыр дип көтелә. Бүлекнең җитәкчесе Гөлнара Садыйкова билгеләп үткәнчә, “Апрель”леләр өчен Сабантуй бәйрәме беренче тапкыр оештырыла, киләчәктә дә республикабыздагы мохтаҗ, ятим һәм авыру балалар игътибар үзәгендә булачак. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана