Арча районы дин әһелләренә шәһадәтнамәләр бирелде

21 июнь 2012 ел 10:33

21 июньдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасында Арча районы дин әһелләренә имам-хатыйблык шәһадәтнамәләре тапшырылды. Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз кулыннан әлеге имам-хатыйблык вазифасын башкару өчен бирелә торган документны бу юлы 60 тан артык имам алды.

Белгәнебезчә, моңа кадәр шәһадәтнамәләр Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Тәтеш, Апас, Кайбыч, Норлат районнары имамнарына бирелгән иде.

Имам-хатыйбларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән  "Коръән елы" кысаларында нәзарәт тарафыннан нәшер ителгән Коръәннең “Казан басмасы” бүләк ителде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана