21 июньдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасында Арча районы дин әһелләренә имам-хатыйблык шәһадәтнамәләре тапшырылды. Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз кулыннан әлеге имам-хатыйблык вазифасын башкару өчен бирелә торган документны бу юлы 60 тан артык имам алды.
Белгәнебезчә, моңа кадәр шәһадәтнамәләр Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Тәтеш, Апас, Кайбыч, Норлат районнары имамнарына бирелгән иде.
Имам-хатыйбларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән "Коръән елы" кысаларында нәзарәт тарафыннан нәшер ителгән Коръәннең “Казан басмасы” бүләк ителде.