Әгерҗедә мөселман балалар лагере башланып китте

20 июнь 2012 ел 16:02

Бүген, 20 июньдә Әгерҗе районы үзәк мәчете каршында мөселман балалары өчен стационар лагерь эшли башлады. Лагерьда 8дән алып 15кә кадәрге яшьтә булган ир балалар 1 июльгә кадәр ял итәчәк һәм файдалы дини гыйлем алачаклар. Район имам-мөхтәсибе Раниль хәзрәт Якупов билгеләп үткәнчә, узган елдагыга караганда балалар саны шактыйга арткан, бу елда аларның саны 50гә җиткән. Бу смена тәмамлану белән үк кыз балалар өчен махсус лагерь оештырылачак. Лагерь дәвамында балалар мәхәллә картлары, сугыш ветераннары белән очрашачак.

Балалар шулай ук Әгерҗе районы Боз сараенда, районның башка яшьләре белән бергәлектә, төрле спорт чаралары буенча ярышларда катнашачаклар. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана