Теләче районы мөхтәсибәте лагерьларга әзерләнә

19 июнь 2012 ел 15:21

Теләче районы мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә район мөхтәсибәте җәйге мөселман лагерьларына әзерлек эшләре белән мәшгуль. Үзәк мәчет каршындагы көндезге лагерьлар июль башында ачылачак. Ике атна дәвамында кыз һәм ир балалар ислам дине һәм шәригать кануннары буенча файдалы гыйлемнәр алу белән беррәттән, истәлекле урыннарга экскурсияләр кыла алачак, шулай ук үзләренә фикердәшләр табып, ялларын күңелле үткәрә алачаклар.

“Шулай ук Шәтке, Олы Нырсы, Олы Мишә авылларында лагерьлар оештырырга телибез. Узган ел район үзәгендә генә дә 50ләп бала ял иткән иде, бу елда исә саны һәм сыйфаты буенча да яңа бер баскычка күтәрелербез дип өметләнебез”, дип билгеләп үтте Исмәгыйль хәзрәт.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана