2012 елның 17 июнендә Арча районы станциясендә “Изгеләр” мәчете ачылды. Ачылыш тантанасында ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, Республиканың Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Арча муниципаль районы җитәкчесе Алмас Назыйров, районның имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев, мәчетне салуга ярдәм иткән иганәче Равил Таһаветдин улы, шулай ук районның дин әһелләре, авыл халкы катнашты.
Районның имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Арча районында 75ләп мәчет эшләп килә икән. “Изгеләр” мәчете имам-мөхтәсибе итеп Хәлим хәзрәт Кәримов билгеләнгән. Мәчетнең беренче каты гыйбадәт өчен каралган булса, икенче катында мәдрәсә эшләячәк, җәй көннәрендә лагерь үткәреләчәк.
Бүгенге көндә Арча районында тагы егермеләп мәчет төзелеп бетү стадиясендә икәнен дә Раил хәзрәт ассызыклап үтте.