30 июньдә Казан (Иделбуе) федераль университетының юридик факультеты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә “Дин һәм хәзерге заман дәүләтенең конституцион хокукы” дип аталган түгәрәк өстәл уздыра. Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Коръән елы” кысаларында үткәрелгән әлеге чираттагы чара КФУ ның Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе залында үткәрелә.
Түгәрәк өстәлдә ТР Президенты аппараты, Дәүләт Советы, ТР Югары суды, ТР Прокуратурасы, Россия ислам университеты, Казан Епархиясе, Иран, Төркия консуллыклары вәкилләре катнашуы көтелә. Чарага Казан университеты галимнәре, конституцион хокук һәм дин буенча белгечләр чакырулы. Сөйләшү барышында Россиянең бүгенге конституцион хокуклар кырында дини оешмалар һәм дәүләт арасында үзара хезмәттәшлекне камилләштерү концепциясен эшләү бурычы тора.
Чара сәгать 9.00 дә башлана.