Балалар өчен беренче хоспис төзү турында утырыш булды

14 июнь 2012 ел 14:06

2012 елның 13 июнендә Сәламәтлекне саклау Дәүләт автоном учреждениясе “4нче Казан балалар терапия шифаханәсе”нең Күзәтчелек советы утырышы узды. Утырышта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйкова да катнашты.

Утырышта түбәндәге темалар буенча үзара фикер алыштылар:

1.     Балалар өчен беренче хоспис проект эскизын раслау

2.     Балалар өчен беренче хоспис төзелешенә булышлык күрсәткән предприятие һәм шәхси затларга тапшырылачак рәхмәт билгесен һәм “Игелекле йөрәккә” дипломын раслау

3.     Икенче чираттагы 11 палата бинасында 18 яшьтән зуррак булган балалар өчен хоспис ярдәмен күрсәтү мәсьәләсен чишү

4.     Сәламәтлекне саклау Дәүләт автоном учреждениясе “4нче Казан балалар терапия шифаханәсе” низамнамәсенә үзгәрешләр кертү

5.     Хәйрия акцияләре үткәрү: ТР Профсоюз Федерациясе белән берлектә “Яхшылык кирпечләре”, автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы Республика профсоюз комитеты хезмәткәрләре белән берлектә “Хосписны бер көндә төзибез” чаралары оештыру

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана