2012 елның 17 июнендә сәгать 11.00дә Апас районы үзәгендә яңа мәчет ачылачак. Район имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев билгеләп үткәнчә, бер ел эчендә төзелгән әлеге мәчет шәхси эшмәкәр Дамир хәзрәтнең булышлыгы белән сафка баскан.
“Күптән түгел генә манарасы куелды, бүгенге көндә мәхәллә халкын кабул итеп, мөселманнарны Аллаһы юлына чакырырга тулысынча әзербез. Мәчетнең имам-хатыйбы итеп Рамазан хәзрәт Әминов билгеләнде. Зур рәхмәтләребезне район хакимиятенә җиткерәсе килә, мәчеткә кагылышлы булган барлык мәсьәләләрне дә хәл итәргә булыштылар”, - дип билгеләп үтте Мирхәт хәзрәт.