Мөфти Илдус хәзрәт: "Болгарны тергезергә көч куйганнар өчен догалар кылабыз"

11 июнь 2012 ел 09:15

10 июньдә Болгарда Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган Болгар җыены үткәрелде һәм “Ак мәчет” ачылды. Меңләгән милләтәшләребезне туплаган җыенда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмалетдин Ихсаноглу, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре советы рәисе Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз катнашты.

“Ак мәчет”не ачу тантанасы башланганчы иман йорты  ишек төбендә имамнар бер-берсен алыштырып Коръән укыды. Бу чарадан балалар да читтә калмады. “Ак мәчет” ачылышына җыелган халык борынгы Болгар җиренең яңаруына, Ислам дине белән тагын да нурлануына куанып Коръән сүрәләрен тыңлады.

Мәчетне ачу тантанасында рәсми затлар, күп сандагы кунаклар чыгыш ясады. Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз  рәсми сүзләрне йомгаклап,  догалар укыды, Аллаһы Тәгаләдән һәрбарчабызга бәрәкәт, җиребезгә иминлек сорады.

“Безнең, гомумән, тарихыбыз югалганнан соң күз нуры булып сакланып калган Болгар кебек урыннарны тергезергә шушындый көч куйганнары өчен һәрберегезгә, рухи яктан җанландырган кешеләргә дә, бигрәк тә мөфти Тәлгать хәзрәткә, матди яктан көч куйган беренче Президентыбызга һәм хәзерге Президентыбызга багышлап догалар кылабыз. Биредә дә дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән сорыйсы килә: “Я, Раббым, шушы көнгә кадәр безнең халкыбызны мөселман булып яшәттең, адәм балаларыннан яратып хакыйкый инсаннардан кылдың, ризык белән ризыкландырдың, тәннәребезгә сәламәтлек бирдең, акыл- зиһенне, күңелебездән иманны тартып алмадың, я, раббым, шушыларны ахыр кыямәткә кадәр халкыбызда-милләтебездә дәвам ит, үзебезнең нәсел-нәсәбәләребезне дә иманлы, инсанлы, намазлы, игелекле, тәүфыйкьлы, һидаятле кылып, һәммәбезгә үзең вәгъдә иткән җәннәтләреңә керергә насыйп ит”, - дип дога кылды.

Аннары рәсми затлар яңа мәчетне карадылар. Шуннан соң борынгы Җәмигъ мәчете хәрабәләре сакланган урында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Илдар Халиков, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дин әһелләре, җәмәгать белән бергә өйлә намазын укыды.

Өйлә намазыннан соң Президент Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар, шулай ук чит ил кунаклары Татарстан Диния нәзарәтенең чатырында мөфти Илдус хәзрәт һәм башка дин әһелләре белән бергә әңгәмә кордылар, бәйрәм уңаеннан махсус әзерләнгән пловны авыз иттеләр.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт һәм мәгълүмат бүлеге

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана