"Ак мәчет" ниятләр чисталыгын күрсәтә

11 июнь 2012 ел 10:00

Бер ел эчендә төзелеп, 10 июнь көнне ишекләрен ачкан яңа иман йорты -“Ак мәчет” Идел буе Болгарына якты бер нур бирде. Аны ачу тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев: “Ак мәчет ниятләрнең чисталыгын күрсәтә. Бу хакта истә тотырга кирәк”, - дип белдерде. Иман йорты ишек төбендә тәүге догаларны әйтеп, Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз иман йортын булдыручыларга рәхмәтен җиткерде.

Мәчеттән тыш мөфти хәзрәтләренең резиденциясе һәм мәдрәсәдән торган “Ак мәчет” комплексы Болгар музей-тыюлыгының Көньяк капкасы янында төзелгән. Ул борынгы татар авылы итеп ясалган комплекс белән янәшәдә.

Мәчет бинасы өч гөмбәз һәм 46,5 метр биеклектәге ике төз манарадан тора. Төп гөмбәзнең диаметры - 10 метр. Ә мәчет эчендәге гөмбәз биеклеге - 17 метр. Аның барабанында төсле пыялалардан торган 16 тәрәзә урнаштырылган. Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән, мәчет манаралары Мәдинә шәһәрендәге Мөхәммәт пәйгамбәр мәчете манараларына охшатып ясалган. Болгарга килүчеләр үзләрен шул изге мөселман җирендә булып кайткан кебек хис итәчәк.

Мәчет диварлары традицион декоратив элементлар – лалә чәчәге, арабеска, мукарнас һәм геометрик орнаментлар белән бизәлгән. Биеклеге 4,5 метр булган төсле пыялалы тәрәзәләр бинаның эчендә аерым бер күркәмлек тудыра. Ике өлештән торган гыйбадәт бүлмәсендәге барлык мәйдан бертигез яктыртыла. Бер үк төстә булган дивар һәм гөмбәзнең агачтан эшләнгән элементлар белән бизәлүе үзенә күрә бер матурлык өстәп җибәрә.

Гыйбадәт бүлмәсенең мәйданы - 180 квадрат метр. Антресоль мәйданы 100 квадрат метрны тәшкил итә. Намаз бүлмәсендә диаметры 25 метрлы люстра эленгән.
Мәчетнең төп ишеген әйләндереп торучы 20 колонна ярым ай рәвешендә ясалган.
Биналар каре формасында урнашкан. Мусалла, ягъни 1500 квадрат метрлы ачык урында урнашкан гыйбадәт мәйданы, 88 колоннадан торган арка белән әйләндерелгән. Аны парктан 5 баскыч аерып тора. Ишек янында намаз алдыннан тәһарәт алуны символлаштыручы фонтан бар. Ачык һавадагы арка бирегә килүчеләргә табигать матурлыгын һәм борынгы Болгардагы археологик казылмалар күренешен ача.

Мәчет каршындагы мәйдан гранит белән түшәлгән, Чахар-бах мотивлары буенча бакча рәвешендә ясалган, дөньяның төрле елгалары белән 4 өлешкә бүленгән.
Киләчәктә комплекс янына җиләк-җимеш агачлары, чәчәкләр утырту күздә тотыла. Шулай ук Ак мәчет комплексын чагылдырып торачак күл ясау да ниятләнә.
Мәчет төзелешенә 35 тән артык оешма җәлеп ителгән. Төзү эшләренә барлыгы 1000 нән артык кеше катнашкан. Бер үк вакытта 350 дән артык кеше эшләгән вакытлар да булган. Төзүчеләр хезмәте аеруча мактауга лаек. Мактауларның иң зурысы - Белорусия белгечләренә. Проект авторы Сергей Шакуров сүзләреннән күренгәнчә, «Исакидис Гранитис» оешмасы архитектура детальләрен ясау һәм монтажлау, бинаның тышын мәрмәр һәм гранит белән ябыштыру кебек эшләрне кыска вакыт эчендә югары сыйфат белән иҗади башкарып чыккан.

Ак мәчет төзелешендә күп төрле материаллар кулланылган. Мәсәлән, катлаулы бизәкләр төшерелгән имән ишекләр, Тиффани техникасы нигезендә ясалган төсле пыялалар. Гөмбәзе үзенчәлекле полимер материаллардан тора. Төзелештә «Боттичино семиклассико» мәрмәре кулланылган. Иман йортын эчтән һәм тыштан бизәү өчен 1200 тонна ак мәрмәр кирәк булган. Мәчетне мәрмәр һәм гранит белән тышлау да катлаулы эшләрдән санала. Манара спираль рәвешендәге мәрмәр кисәкләр белән бизәлгән, һәр кисәкнең уртача авырлыгы - 250 килограмм. Гомумән алганда, манараның йөзлеге 900 кисәктән тора.

Төзелешнең иң җаваплы этапларының берсе - мәчет манарасын кую булган, чөнки манараның биеклеге - 46,5 метр.

Мәчет төзелешенә “Металлоинвест" (Алишер Усманов), “Украина үсеше” хәйрия фонды (Ринат Әхмәтов, Анатолий Заболотный), “Татнефть” ААҖ (генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов), Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (Генераль секретарь Әкмалетдин Ихсаноглу) инвестицияләр кертте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана